Tatar mäkäle

"Laiga töşkän altyn, bakyr bulmas" Tatar mäkaläse

Thursday 3 March 2016

Татар теле нинди санда


        Татар теленең тирән тамырлары турында миңа бик күп язарга туры килде. Этруск теленең төрки булуы, итальян теленең төрки телдән чыгуы турында «Тюркские корни этрусского и итальянского языков» дигән китабым чыкты. Бу мәкаләдә бары тик бер сүз – САН турында гына тирәнрәк кереп карыйк. Башта «сан» сүзенең татар телендә кулланышына тукталып китик. Сан, санау, санарга, санатырга, аз санлы, күп санлы шикелле сүзләрдә исәп-хисап, санау турында сүз бара. Сансыз, санлашмау, санлашу кебек сүзләрдән кешенең нинди характерлы икәнен аңлыйбыз. Ә САН  үзе шушы мәгънәләре өстенә кешенең нинди санда (дәрәҗәдә) икәнен аңлата: бу кеше югары санда исәпләнсә, теге кеше- түбән санда. Бу сүз рус теленә шушы мәгънәдә кереп киткән. Хөкүмәт хезмәтендә булучылар төрле сандагыларга бүленгәннәр: I сан,  II сан, һ.б.; высокий сан, саном ниже һ.б. Менә «сановник»- «чиновник» сүзенең килеп чыгуын үзегез күреп торасыз.

        Итальян  телендә сан, санау (счет)- conto-санда (с=с,g –этрускларда) һәм calcolo- салсалы ( счет төймәләрен ничек салуны күз алдына китерегез). «С» хәрефен «К»  дип укый башлагач «кальколо» була, шуннан «калькулятор» дигән сүзнең дә төрки тамырлары күренеп тора. Банкта ачылган исәп-хисап счеты (текущий счет) –conto corrente- санда җөрренте! Җөрренте сүзенең «текущий» белән бер үк икәнлеге күренеп тора. «С» хәрефен тагын «К» дип укыйсыз да – менә сезгә «корренте» - корреспондентский счет. Берәр кеше сезгә бу сүзне төрки телдән чыккан дисә, сез, билгеле, бармак белән чигә тирәсендә әйләндереп күрсәтәчәксез, ләкин мин сезгә ашыкмаска киңәш итәр идем. Тагын берничә сүзнең килеп чыгышын карагач, бәлки кире уйларсыз. Менә стенада эленеп торган счетчик- contatore- саната тора! Ә үзегезнең бик санасыгыз килсә, санарга (считать)- contare- санат ары яки санатыры. Бу сүзне бүген бөтен халык рәхәтләнеп куллана, КОНТОРА була ул! Менә ул бер хәрефне алыштыруның хикмәтләре! Исем- chiama-исеме «кьяма» дип укыла, ачкыч- chiave- ача-яба- «кьявэ» дип укыйбыз –итальянча  була.

      Аңда исәпләү-санау (считать в уме)- calcolare a mente- салсала ары ә мәндә. Шулай булгач татарча мәнсез дигән сүзне аңсыз дип аңласак дөрес буладыр. Ә бик акыллы кеше – percona sensata- бер саны чын заты!

      Кеше белән исәнләшү, санашу- prendere in considerazione- керендерә (этрускларда p=q) иң санаш итәрсең. Кешенең билгеле санда булуы (известность) –considerato- саны җитәр итәр аты (исеме). Саный китсәң бу сүздән итальян  телендә бик күп сүзләр ясалган:
Консерватор-  conservatore – сан җөрүе тора;
Консул-  console – санашулы;
Консультант-   consulente-  санашулы инде;
Концерн-   consorzio – сан зур җыя; һ.б.

       Компьютер татарча САНАК була. Ә бик акыллы булмаган кешене «сантый» диләр һәм « арт саныңны укытам!»- дип куркыталар. Иң-иң югары санда булганы ИНСАН- кеше. Сан өстесе- sanctus (лат)- чын әүлия (святой) була. Чирдән терелтү- sanatio (лат)- саннат ие, санга китерү, sanatorius (лат)- саннатыр өесе- безнеңчә санаторий була. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китим, өйләр турында сүз чыккач: мавзолей «Мавзол өе» дигән сүздән чыккан. Мавзол дигән илбашы үзенә үлгәч ятарга өй төзегән, аны хәзер дә  Төркиягә барган кеше күрә ала. Хәзер кайбер банкларны санга китерүне санация дип атыйлар. Санны әзрәк тыярга уйласаң санкция килеп чыга- sanctio(лат)- санысы тыя.

        Бу теманы бик озак дәвам итәргә булыр иде, укучыларга болай да аңлашылгандыр, башка телләрдәге сүзләр төрки сүзләрдән ясала. Латин телендә меңгә якын сүз САН дип башлана, кайсыберләрен карап китик.
Җомырылык, түшәм (свод)-concameratio -сан җомырат ие;
кәкере-concavus -сансы ауыш;
буш-concavus -сансы буш;
ераклашу -consedo - сан чите;
буйсыну, ризалашу-concedo -санаш итә;
балага узу-conceptus (p=q) ;
ярышу, ирешү, диспут-concertatio -санашыр татые;
әкренлек, тыелу - concessatio- санысы әзесе тыя;
җыелу-concilium -сан җыелуым;
сөйләшелгән (санаштырылган) - concinenter- санашын иңдер;
өзекле-concisus -сансы өзүсе;
ризалык-concordia -санашыр дия;
бәрелешү-concursatio -сан җөрсә тыя;
тәмләткеч-condimentum -сан тәмендәм;
тәм бирү, тозлау, әзерләү, тәмле ис бирү-condio -сан тоя;
эләктергеч, каптырма, пряжка- confibula-сан ябыла(f=u этрускларда);
ясау-conficio -сан ясые;
уйлап табылган , уйда-confictura - сан уйсы тора;
күрше-confinis -сан янысы;
конфисковать-confisco -саны язса ( сансыз калу, акылдан язса-акылсыз калу);
күрсәтү, тану, күңелдәгене сөйләү (исповедь)- confiteor-сан уй тояр;
ара өзелү, таралу-conscissio -сансы өзеш ие;
арттан баручы, эз тотучы- consectator-сансы эздә тор;
тикшерү (следствие) -consecutio -сансы эз үт ие;
консенсус- consensus-санашын сүз;
аң белән эшләү, уйлап эшләү- considerantia- сан җитәр аң дия;
сөйләшүне бетерү, тыну-consilesco -сан сөйлә әзесе;
консилиум -consilium-сан җыелуым;
җоклату - consopio-сан җокы ие;
туган -consors -сансы ырусы;
саклау урыны (сторожевой пост) - conspicillum-сансы кизүлим;
сөйләшенгән килен (обрученная)- consponsa- сансы күнсә;
көчкә тартып-сузып, тартулы -contorte -сан тарта.

          Азакта японнарның исемнәре дә САН дип бетүен искә  төшерик тә, мәкаләне түгәрәклик. Эчтәлеген санлаган инсаннарга югары сандагы тормыш, санлый алмаганнарга саннарын күтәрүләрен теләп калабыз. A presto (ә күрештә-итальянча)- күрешкәнчегә кадәр!
                                                                        Нәсим Сәхапов.

                                                                           Чаллы, 2016 

Wednesday 2 December 2015

ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВАНЫҢ «АНА» КИТАБЫНДА МИЛЛӘТ АНАСЫ ТЕМАСЫ








Сибгатуллина Нәзилә,
Яр Чаллы педагогия көллиятенең
 II курс студенткасы


ХХ йөзнең 80 нче еллары ахырында, илдәге сәяси-икътисади вәзгыять үзгәреп, коммунистик идеология сәхнәдән төшеп, әдәбиятыбыз өченче Яңарыш баскычына аяк баскач, югалган рухи мирасны кайтару өчен юллар ачыла. Бу чорда кешенең иң элек күңел дөньясына игътибар итеп, рухи азатлыкка омтылган геройлары белән әдәбият мәйданында ныклы һәм тирән адымнар белән кыю атлаучыларның алгы сафында Фәүзия Бәйрәмованы күрәбез.
Бүген милләтпәрвәр язучы, драматург тарихчы, публицист Ф.Бәйрәмованың утыз елдан артып киткән киңкырлы, кабатланмас иҗаты дини һәм милли асылыбызны кайтаруга юнәлеп, нәсел җепләребезне барлауга корылганлыгы белән әдәбиятыбызны фәлсәфи-эстетик, этик яктан баетып, аңа өр-яңа сыйфат үзгәрешләр кертте, дип әйтергә тулы хакыбыз бар. Сүзләребезне дәлилләп, Х.Миңнегулов фикерен дә китерик: «Мин бу ханымның холкында һәм эшчәнлегендә «Туры Тукай» чалымнарын да, Гаяз Исхакый фидакарьлеген дә күрәм. Әмма шулай да ул һәрчак үзе булып кала килә [ Миңнегулов 2004: 3].
Авторның «Туфаннан таралган татарлар», «Алтын Урдам – Алтын җирем», «Туран иле», «Күчем хан», «Кырык сырт» һәм башка күп кенә китаплары татар халкының тарихын өр-яңадан ачып бирә. Тарихчы буларак, Фәүзия ханымның бу китапларны язу барышында бик күп сәяхәт итүе, архив язмаларын өйрәнеп, һәр нәрсәнең асыл төбенә төшеп җитди, дәлилле итеп өйрәнүен исәпкә алсак, бу әсәрләрнең тарихыбыз өчен дә бәяләп бетермәслек кыйммәткә ия икәнен яхшы аңларга була.
Ф.Бәйрәмованың шундый фәнни-тарихи рухтагы китапларыннан без Һ.Такташ турында «Мишәрнең бөек улы» дип аталган әсәрен, бөек рус милләтен генә өстен таныган советлар заманында, төрки-татар тарихының тирән катламнарына үтеп, татарларның чын тарихын өйрәнергә җөрьәт иткән, аларның бөеклеген раслаган һәм шуның өчен күп кыенлыклар күргән тарихчы Михаил Худяковка багышланган фәнни хезмәтен, милли-азатлык көрәшендә милли каһарманыбыз Батыршаны җанландырган «Батырша явы» фәнни-тарихи язмасын атый алабыз.
Быел Ф.Бәйрәмова өчен тагы нәтиҗәле хезмәт елы булды, бөтен дөньяга танылган шәхес, әдип, дипломат, Кыргызстанның халык язучысы, академик Чыңгыз Айтматовнын (1928-2008) әнисе − Нәгыймә апа Габделвәлиева-Айтматовага багышланган саллы гына «Ана» дип исемләнгән фәнни-тарихи әсәре дөнья күрде [Бәйрәмова 2015: 176].
Бу китабым дөньяның нигезе булган Аналарга багышлана..» дип яза автор [Бәйрәмова 2015: 157].
Чыңгыз Айтматов – бөтен дөньяда танылу тапкан язучы... Аны аерым гына Кыргызстанныкы, русныкы, яки татарларныкы дип әйтү дөрес тә булмас иде. Моның белән бик күпләр килешер, дип уйлыйбыз. Аның күп кенә әсәрләре берничә телдә басылып чыга һәм бөтен Европада, кулдан-кулга күчеп, миллионлаган кешеләрне таң калдыра. Хәер, моны автор да ассызыклый: «Бу китабым татар һәм кыргыз халыкларының уртак тарихына, уртак язмышына, уртак улларына һәм кызларына, уртак даһиларына, уртак киләчәгенә багышлана...» [Бәйрәмова 2015: 157].
 Күрәбез, Кыргызтанда туган Ч. Айтматовның мондый зур, дөньякүләм дәрәҗәсендәге шәхес булып китүендә аның әнисе, татар кызы Нәгыймә апа Габделвәлиеваның өлеше гаять зур. Әниләрнең бөеклеге үз баласын ашатып, киендереп, сәламәтлеген кайгыртып яшәүдә генә түгел, ә баласының киләчәген кайгыртып, чын кеше тәрбияләүдә.
Дөрестән дә, ХХ йөз башы татар әдәбиятында актуаль булган «мәгърифәтле аналар» темасы бер гасырдан соң Ф.Бәйрәмовада тирәнрәк яссылыкта − хатын-кызның баланың милли рухын тәрбияләүдә, милләт сагында торуына нисбәтле ачыла төшә. «Кешелекнең башында Ана тора... // Кешелекнең сагында Ана тора...// Аналар барында дөнья да булачак...» дип яза автор сүзен дәлилләп [Бәйрәмова 2015: 157]. Татар Анасы, милләт анасы Нәгыймә апа язмышы аркылы ул милләтебезне  югары күтәрә, аның даһилыгын, менталитетын ача.
Нәгыймә апа Кукмара районы, Мәчкәрә авылында туып үскән татар бае – Хәмзә Габделвәлиев кызы Нәгыймә Габделвалиева, гаиләдә бишенче бала булып үсә. Хәмзә абый белән Газизә апаның сигез баласы туа. «Сигез бала, сигез язмыш, сигез кайгы», - дип яза Фәүзия Бәйрәмова [Бәйрәмова 2015: 45]. «Дөньяның иң бәхетле балалары булып та, бу дөньядан кыйналып, атылып, ватылып, әмма сатылмыйча китүчеләр... Кайсы сугыш кырында, кайсы сугыштан соң яралардан үлүчеләр, Сталин чоры корбаннары, халык дошманнары, ачлыкта-ялангачлыкта, кадерсезлектә калган бай балалары...» [Бәйрәмова 2015: 45].
Әйе, уңган-булган, тырыш татар кызы – Нәгыймәнең узар юлы җиңелләрдән булмый. Шәхес культының зәһәр җиле кагылып,сөйгән иреннән, мәхәббәте Түрәколыннан аерылгач, каты авыруына карамастан, сугыш елының ачлыкларын узып,  ике малай һәм ике кызын үстерә, алар дип, җан атып яши.
Китаптан күренгәнчә, Ч.Айтматов кечкенәдән бик эшчән, уңган, белемле була. Туганнарын кадерләп яши, авыру әнисен кайгырта. Ачлык чорында да, укуын тәмамлагач, эшкә керергә ниятли ул. Тик әнисе, Нәгыймә апа аңа югары белем алырга киңәш итә. Чыңгыз Айтматов әнисен тыңлый, Фрунзега авыл хуҗалыгы институтына керә. Тиздән каләм тибрәтә башлый. Аның «Җәмилә», «Ак пароход» әсәрләре бөтендөнья халык мәхәббәтен яулый, авторына исә дәрәҗә алып килә. Әлеге әсәрләрдә ата-анасына, үзенә, туганнарына кара кайгы япкан шәхес культы чорларын, ачы язмышларны тасвирлый. Олы улы Чыңгызның һәр әсәрен күңеле аша үткәреп, укый бара, үзенең төпле киңәшләрен бирә Ана. Чыңгыз улының дөньякүләм танылган язучы гына түгел, зур җәмәгать эшлеклесе булуын да күрергә насыйп була Анага.
Улы белән әнисе арасында һәрчак үзенчә бер якынлык, соклану, ярату хисе яшәп килгән. Бу җылы мөгамәлә аның әдәби әсәрләрендә дә чагылыш алган. Әнисенең каты авыруы, үлем хәлендә ятуы әдипне бик тетрәндерә. Әнисе Нәгыймә апаны йөрәгендә генә түгел, әдәбиятта да мәңгеләштерәсе килә. Бу теләге аңа «Анам кыры» әсәрен язарга этәргеч була. Әсәрнең төп герое – Тулганай җирдәге барлык Аналарның символы булып тора. Ч. Айтматов Ана образларын башка әсәрләрендә дә бик яратып, аерым самилилек белән тасвирлый төшә, Аналарның  бөеклегенә дан җырлый.
Һәр баласын сабырлыкка, яхшылык кылырга, кеше рәнҗетмәскә, кеше хакына кермәскә, иманлы, ярдәмчел булырга өйрәтә, бөек акыл ияләре аңлатып бирә алмаган дөнья серләренә төшендерә. Мондый рухи байлыкны балаларында милләт Анасы гына тәрбияли аладыр. Ә Ч. Айтматовның характерындагы татар чалымнары, әлбәттә, Нәгыймә апаның тырышлыгы. Чөнки, дөньяга якты караш, эш сөючәнлек, туганнарга, якыннарга мөнәсәбәт, чиста күңеллелек, сакчыллык, матурлыкка омтылыш татарларга хас күренеш.
Милләт анасы булу – олы җаваплылык, зур горурлык, халкыңа, телеңә, динеңә, Ватаныңа фидакарь мәхәббәт ул.
Йомгаклап, шуны әйтик: Ч. Айтматов кебек зур әдипнең анасы – татар булуы бездә ихлас горурлану хисе уятты, милли үзаңны ныгытты. Китапка исем биргән АНА образы аша Ф. Бәйрәмова илебезнең төрле почмакларына таралып яшәргә мәҗбүр ителгән милләттәшләребезнең тирән сагышын, җирсүен күрсәтә, аларның андагы рухи табышларын, югалтуларын барлый.
Фәүзия ханым нәселне саклап калуда, нәсел җебенең бөтенлеген һәм ныклыгын тәэмин итүдә хатын-кызның ни дәрәҗәдә зур роль уйнаганын күрсәтә һәм аны Нәгыймә апа язмышы аша сәнгати-фәлсәфи өслүбтә бәян итеп тә бирә.

Әдәбият
1.      Бәйрәмова Ф.Ә. Ана. Фәнни-тарихи язма. −  Казан: «Аяз»нәшрияты. − 2015. – 176 б.
2.      Миңнегулов Х. «Йөз ирнең эшен эшләр Фәүзия” // Китапта:  Туфаннан таралган татарлар. – Казан, Мәгариф, 2004. – 448 б. 

Wednesday 28 October 2015

Япониядә татар мәдәнияте көннәре узды

17-24 октябрьдә Япониядә Татар мәдәнияте көннәре узды. Чара Кобе татар мәчетенең 80 еллыгы уңаеннан оештырылды. Чаралар Татарстан хөкүмәте ярдәме белән Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты тарафыннан алып барылды.


Япониядә Татар мәдәнияте көннәрендә татар сувенирлары сатылды

Быел Япониядә татарлар төзегән беренче мәчет – Кобе мәчетенең 80 еллыгы билгеләнеп уза. Шул уңайдан илдә татар мәдәнияте көннәре гөрләп узды. Чаралар берничә шәһәрдә һәм префектурада үткәрелде. Оештыручылар буларак Татарстан фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты, Татарстанның Мәдәният министрлыгы, “Бөтендөнья татар конгрессы” катнашты.

Концерт рекламы


Чараларның иң әһәмиятлеләре: “Япония һәм татар дөньясының мәдәни, икътисади, технологик элемтәләре һәм багланышлары: тарих һәм чынбарлык” темасына фәнни-гамәли конференция һәм татар мәдәниятен чагылдырган концертлар.
Татар мәдәнияте көннәрен ачу тантанасы 17 октябрь көнне Токио мәчете каршындагы мәдәни үзәктә узды. Чараны Япониядәге татар диаспорасының яш вәкиле Әхмәт Вәлиев алып барды. Татарстан хөкүмәте вәкиле Гөлшат Нигъматуллина, Финляндия татарлары җитәкчесе Аттик Али, Мәрҗани исемендәге тарих институты мөдире урынбасары Радик Салихов чыгышлар ясады. Шулай ук Токионың татар җәмгыяте вәкилләре дә сүз алды.

Конференция мәгълүматлары


Берничә көн дәвамында берничә шәһәрдә фәнни-гамәли конференция дә узды. Аны оештыруда Токай университеты белән Чит илләр белән мәдәни элемтәләр япон ассоциациясе актив катнашты. Конференциянең темалары – Япониядә төрки һәм татар тел белемен үстерү, татар диаспораларын өйрәнү, мәдәниятара һәм динара элемтәләрне ныгыту торды.
Токио мәчете каршындагы мәдәни үзәктә Фәрит Гобәевнең “Татарстан: йөзләр һәм образлар” фотосурәтләре күргәзмәсе оештырылды.

“Татар һәм япон музыкалары бик охшаш”

Япониядә татар мәдәнияте көннәрендә илдә яшәүче татар җанлы японнар да актив катнашты. Әйтик, Акира Сакурама конференциядә чыгыш ясады. Азатлык укучыларына шулай ук яхшы таныш булган Мидзуки Накамура концертта да, конференциядә дә катнашты. Чара барышы турында ул Азатлыкка боларны җиткерде:

Мидзуки Накамура


“18 октябрьдә Йокогама шәһәрендә урнашкан Токай университеты каршында “Татар концерты” исемле чара узган, татар музыкасы һәм бию концерты, татар мультфильмнарын күрсәтү һәм татар ризыклары белән таныштыру булды. 19 октябрьдә шулай ук Токай университетында фәнни-гамәли конференциясенең беренче өлеше узды. Аның темасы: "Мәдәни, икътисади, технологик элемтәләр. Япония белән татар дөньясы бәйләнешләре" иде.

Мидзуки конференциядә чыгыш ясый


Мин исә икесендә дә, һәм концертта һәм конференциядә катнаштым. Концертта мин татар халык киемен киеп ике җырны – “Туган тел” һәм “Мин яратам сине, Татарстан” җырларынбашкардым.
Минем япон дусларыма да татар җырлары бик ошаган икән, алар сүзләренчә, татар музыкасы һәм “энка” (япон халык музыкасы) бик нык охшаш! Мин дә шулай уйлыйм, япон көйләренә татар моңы бик охшый. Мәсәлән, “әнкәй” дип аталган Каасан но ута җыры.

Һәм, мин гармончы Ринат Вәлиев белән таныш булуыма бик шат булдым. Аңа кадәр мин аны интернетта гына күреп белә идем.

Япониядә узган концертта җырчы Рөстәм Маликов


19 октябрьдә фәнни-гамәли конференция узды. Мин “Ташкента торган татарларның тел вазгыяте” турында презентация үткәрдем. Башка катнашучылар “Такубоку Ишикава (япон шагыйре) шигъриятен Габдулла Тукай шигърияте белән чагыштыру”, “Финляндия татарларының теле һәм мәдәнияте”, “Татарстандагы ислам” һәм башка шундый кызык чыгышлар ясадылар. Конференция шулкадәр кызык булды ки, хәтта төшке аш турында да онытылды.
Шулай ук Кобе шәһәре һәм Шиманэ префектурасында да мондыйрак концертлар һәм конференцияләр узды, дип беләм”, диде Азатлыкка Мидзуки Накамура.

Казан,
Рашат Якупов
http://www.azatliq.org/